“Китапханә – китап йорты” дәресе

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Орел авылы китапханәсендә “Китапханә – китап йорты” китапханә дәресе булды. Чара барышында балалар китап барлыкка килү тарихы, аның структурасы белән таныштылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм китапханә китаплары белән аралашу кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннан соң алар актив төстә викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап таптылар, соңыннан тагын бер кат китап белән аралашу кагыйдәләрен кабатладылар. Чара азагында һәр укучы өйдә уку өчен үзенә ошаган китап сайлап алды. Балалар китап белән сак эш итәргә һәм дус булырга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International