Авыл китапханәсенә экскурсия.

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

1 сыйныф укучылары Пәрәү авылы китапханәсенә экскурсия ясадылар. Аның барышында китапханәче яшь китап укучыларга китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан соң “Китаплар патшабикәсе” беренче сыйныф укучыларын китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды һәм әдәби викторина үткәрде. Алар китапханәдәге иң зур һәм иң кечкенә китапларны күрделәр. Бүләк сыйфатында балалар “Кече мәктәп яшендәге китап укучы” язмасы булган медальләр алдылар. Китапханәче укучыларга китапханәнең иң актив китап укучылары булырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International