Үзәк балалар китапханәсендә шундый исем астында Халыкара өлкән кешеләр көненә багышланган балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Лаеш шәһәре 1 гимназиясенең һәм 2 мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары катнашты. Конкурста тәкъдим ителгән эшләнмәләр – оныклар һәм әбиләрнең уртак иҗаты нәтиҗәсе. Конкурска 30дан артык иҗади эш килгән.