Лаеш тернәкләндәрү үзәгенең социаль проектлары республиканың ике конкурсында призлы урыннар алдылар.

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында халык каршында яклау вакытында “Җәмәгать инициативасы - 2017” конкурсында “Сенсор бүлмәдә уку залы” проекты җиңде. Проектның төп максаты – инвалид балаларда нәфис әдәбиятка һәм иҗатка карата кызыксыну уяту, яңа технологияләр кертү.

“Лукойл” ПАОның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Татарстан һәм Самара өлкәсе территорияләрендә “Экология” номинациясендә «Прикоснись к природе сердцем» проекты җиңде. Проект тәҗрибә-эксперимент эшчәнлек аша инвалид балаларда экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International