Рождествено авылы мәктәбенең 1-2 сыйныфлары укучылары өчен авыл китапханәсе китапханәчесе игелек һәм хөрмәт турында танып белү әңгәмәсе үткәрде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Рождествено авылы мәктәбенең 1-2 сыйныфлары укучылары өчен авыл китапханәсе китапханәчесе игелек һәм хөрмәт турында «Если добрый ты…» танып белү әңгәмәсе үткәрде. Балаларга Н.Трутневаның "Наша бабушка" шигыре укылды, алар аннан әбиләрнең якыннарына күпме яхшылык һәм кайгырту бүләк итүен белделәр. Укучылар сораулар бирделәр, әбиләре һәм бабалары турында сөйләделәр, кызыклы уртак вакыйгалары хакында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аннан соң балалар белән өлкән буын туганнары өчен котлау открыткалары ясау буенча осталык сәгате үткәрелде. Иҗади остаханә балаларга күп кенә уңай тәэсирләр һәм яңа күнекмәләр бүләк итте. Һәр укучы үзенең әби-бабаларын һәм якын-тирәдә яшәүче өлкән кешеләрне үз кулы белән ясалган открытка белән котларга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International