Татар Сараланы авылында яңа клуб ачылды

2017 елның 11 ноябре, шимбә

10 ноябрьдә Татар Сараланы авылында тантаналы төстә “Авыл клублары” дәүләт программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин катнашты.

Яңа клуб 50 урынга исәпләнгән, анда шулай ук китапханә дә урнашкан. Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, авыл кешеләре өчен клуб бик кирәк, әмма шуны онытмау зарур: алар кешеләр өчен эшләргә тиеш. Ул авыл кешеләрен аны күңеллелек һәм шатлык белән тутырырга чакырды. Район башлыгы авылны үстерергә ярдәм итә торган программалар өчен ТР Президенты  Рөстәм Миңнехановка, һәр башлангычны актив яклавы өченТатарстан мәдәният министрына, сыйфатлы башкарылган эш өчен төзүчеләргә һәм кирәкле бурычларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен Татар Сараланы авылы халкына рәхмәт белдерде. Аннан соң ул иң актив авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды.

Айрат Сибагатуллин сүзләре буенча, бүген республикада 36 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Алар татарстанлыларның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. “Безнең өчен төзелгән учреждениеләрнең нәтиҗәле файдаланылуы мөһим. Сезне әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм!, - дип өстәде министр. Соңыннан ул мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Нуруллинага җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Клуб ачылу белән авыл кешеләрен Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин да котлады.

Михаил Афанасьев һәм Айрат Сибагатуллин символик кызыл тасманы кистеләр һәм барысы да яңа мәдәният йорты бинасына керде. Район башлыгы һәм министр авыл китапханәсе эше белән таныштылар, аннан соң залга керделәр, анда яңа ачылган клубта беренче концерт булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International