Лаеш районы делегациясе Ижевск шәһәрендә булды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы делегациясе эш визиты белән Ижевск шәһәренә (Удмуртия Республикасы) барды. Анда булуның программасына ярашлы төстә беренче тукталыш "Ижкомбанк" офисы булды, анда "ИКБ расчётные системы" проекты җитәкчесе Елена Суркина "Моя школьная карта" проектын тәкъдир итте. Ул үз эченә мәктәп укучыларының туклану өчен имин һәм уңайлы түләвен, аларның уку йортына йөрүен һәм өстәмә түләүләрне контрольдә тотуны ала. Чарада банк идарәсе рәисе Андрей Пономарев һәм "Комос групп" компаниясе генераль директоры Андрей Шутов катнашты.

Моннан соң, проектны практик куллану белән танышу кысасында, делегация Ижевск шәһәренең "Школа-30" табигый-гуманитар лицеенда булды.

Лаеш районы делегациясе шулай ук Удмуртиянең аграр тармагы предприятиеләре эш тәҗрибәсе белән дә танышты, шул исәптән Ижевск шәһәренең "Вараксино" кошчылык фабрикасының да. Анда тәүлегенә 2 миллион йомырка җитештерәләр. Безнең делегацияне "Комос групп" идарәче компаниясенең генераль директоры Андрей Шутов һәм кошчылык фабрикасы директоры Дмитрий Кузнецов озатып йөрде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International