Хөрмәтле район халкы! Дүшәмбе, 2017 елның 11 декабрендә 9.30 да район Советының Зур залында район Советының чираттагы, унтугызынчы сессиясе була. Алда торган сессиядә түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерү планлаштырыла: 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына ТР Лаеш муниципаль районының бюджеты турында; ТР Лаеш муниципаль район Советының “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карары проекты турында; Лаеш муниципаль районы Олы Кабан, Габишево һәм Куюки авыл җирлекләре генераль планнарын раслау турында.