Лаеш шәһәрендә Татарстанның Киберспорт лигасының сайлап алу этабына старт бирелде

2017 елның 10 декабре, якшәмбе

Россиянең компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге Татарстанның Киберспорт лигасы турнирында катнашуга сайлап алу ярышлары сериясен ачты. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итә. Турнирның гранд-финалы киләсе елның мартында узачак. Сайлап алу этаплары Татарстанның дүрт мәйданчыгында үтә – Лаешта, Мамадышта, Тәтештә һәм Азнакайда.

Лаеш шәһәрендә узучы Татарстан Киберспорт лигасының сайлап алу этабында катнашучыларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул компьютер спортының акрынлап безнең тормышка керә баруын, аның белән бөтен дөньяда кызыксынуларын билгеләде. “Киберспортның Россиядә узган елда гына рәсми төстә спорт төре итеп танылуына карамастан, ул инде сизелерлек импульс алды. Бүгенге чара моны ачык раслый. Без республика лигасын үткәрүнең бер мәйданчыгы итеп Лаеш шәһәрен сайлауларына шатбыз. Бу символик мәгънәгә дә ия, чөнки нәкъ менә Лаеш районы территориясендә компьютер техникасы җитештерүче ICL заводы эшли, шулай ук Усады авылында IT-парк төзелгән, анда 2000 нән артык белгеч эшләячәк. Компьютер спортын искиткеч киләчәк көтә дип ышанам, ә без үз ягыбыздан киберспортка төрле яклы ярдәм күрсәтергә әзер”, - диде Михаил Афанасьев.

Компьютер спортчыларына Россия компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе Артур Рәхимҗанов та уңышлар теләде.

Лаешта Татарстан Киберспорт лигасының сайлап алу этабы 9 һәм 10 декабрьдә үтте. Беренче көнне анда республиканың якын-тирә районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 100дән артык спортчы катнашты, икенче көнне шул ук сандагы компьютер уенчылары ярышты.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның июнендә киберспорт Россиядә рәсми төстә спорт төре итеп танылды.

Киберспорт – кайбер компьютер уеннарының ярыш дисциплиналары, шул исәптән League Of Legends, Dota 2 һәм башкалар өчен бердәм атама.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International