Лаешлылар каратэ буенча Россия ярышларыннан җиңү белән кайттылар

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

9-10 декабрьдә Казанда Кекусин каратэ ИКО Тезука буенча Россия Беренчелеге һәм ачык Чемпионат үтте. Турнирда Россиянең 16 төбәген һәм ИКО Тезука, ИКО Мацушима, ИКО Мацуи, ИФК, Шинкиокушин, Кекёсинкан оешмаларын тәкъдим итүче 477 спортчы катнашты. Тренер Тимур Сибатов җитәкчелегендәге Лаеш районы спортчылары бик яхшы нәтиҗәгә иреште: Тимур Сабитов ката бүлегендә 1 урын яулады, Даниил Ижбулатов катада 2 урын һәм кумитэ бүлегендә 2 урын алды, Айнур Вахитов кумитэ бүлегендә 3 урынга лаек булды. Ярышларны ачу тантанасында Идел буе федераль округы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты начальнигы Равил Мотыйгуллин Тимур Сабитовка кара билбау тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International