Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Пристегнись, Россия!» бөтенроссия социаль интернет-кампаниясенә кушылды. Ул бар ил буенча 19 ноябрьдә, юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көнендә старт алды. Моның белән Михаил Афанасьев автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә өнди.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте