Өлкән буын вәкилләре белән Раштуа очрашуы

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән яшьтәге кешеләр белән Раштуа очрашуы булды. Җылы, дустанә атмосферада кунаклар балачакларын, коляданы һәм Кышның тылсымлы йолаларын искә алдылар. Күңел күтәренкелеге һәм яшьләрчә дәртлелек белән алар күңелгә якын җырлар һәм шаян такмаклар җырладылар, бер-берсен бәйрәм белән котладылар, үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр, коляда җырлары җырладылар һәм багу йолалары башкардылар. Ә музей хуҗалары (йола буенча каралганча) һәркемгә бүләкләр бирделәр. Чара азагында кунаклар бик теләп оригами техникасы белән 2018 ел символы – Этне ясау буенча осталык сәгатендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International