«Тыюлык»

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Тыюлыклар һәм милли парклар көненә Орел авылы китапханәсендә мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар «Тыюлык», «Милли парк», «Кызыл китап» сүзләренең мәгънәсен белделәр. Китапханәче балаларга кыргый табигатьне саклау үзәге инициативасы белән беренче тапкыр 1997 елның 11 гыйнварында үткәрелгән бәйрәм тарихы турында сөйләде. Аннан соң балалар хайваннар һәм табигать турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм хайваннар турында табышмакларга җавап бирделәр.

Китапханәдә “Тыюлык сукмаклары белән” китап киштәсе ясалган.

Фото авторы Садриева Ф. В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International