Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды. Аерым алганда, ул Татар Янтыгы, Мирәтәк Һәм Чирпы авылларына барды. Татар Янтыгында район башлыгы эшмәкәр Константин Андрияшин эшчәнлеге белән танышты. Эшмәкәр агач аслыклар эшли. Аның сүзләре буенча, эшчеләр бер көндә 200 берәмлек продукция җитештерәләр. Аларның һәркайсын 200 сумнан саталар. Предприятиедә 10 кеше эшкә урнаштырылган. Михаил Афанасьев эшмәкәрнең инициативасын хуплады һәм яңа проектка уңышлар теләде.

Мирәтәктә район башлыгы Роза Исхакова КФХсында булды. Ул турыдан-туры фермага барды һәм терлекчелек комплексының яңа корпусы төзелеше белән танышты. Роза Исхакова 50-100 башка терлек баш санын арттырырга планлаштыруын хәбәр итте. Михаил Афанасьев фермерны хуплады һәм моның сөт җитештерү күләмен үстерү мөмкинлеге биреп кенә калмыйча, продукциянең үзкыйммәтен киметергә этәргеч тә бирәчәген билгеләп үтте.

Ә Чирпыда район башлыгы Имәнкискә авыл җирлеге башкарма комитеты өчен бина ремонтлау буенча кәңәшмә үткәрде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International