Туган тел көне алдыннан Лаеш интернат мәктәбенең 7-11 сыйныфы укучылары Үзәк китапханәгә бардылар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Китапханә хезмәткәрләре (Борзунина Н.Л. һәм Шарипова Р.Р.) балалар өчен «Родной язык, ты так прекрасен!» чарасы әзерләделәр, аның максаты укучыларда туган телне өйрәнү һәм саклау белән кызыксыну уяту, үз халкың мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Балалар әлеге бәйрәм килеп чыгу тарихы белән таныштылар, бүген дөньяда ничә тел барлыгын һәм бүгенге көндә нинди телләргә юкка чыгу куркынычы янавын һәм күп кенә башка файдалы мәгълүмат белделәр.

Балалар тын калып рус һәм татар шагыйрьләре шигырьләрен тыңладылар, музыка тыңладылар, әсәрләр геройларын таныдылар.

Чара ахырында алып баручылар балаларга үзләренең туган телләрен сакларга һәм  аны чүпләмәскә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International