23 февраль – без ата-бабаларның героик батырлыгын искә алып кына калмыйча, яраткан кешеләребезнең батырлыгына һәм зыялылыгына хөрмәт тә белдерәбез.
Концерт программасының һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар, исәпсез-хисапсыз “браво” сүзләре гадәттә концерт беткәндә яңгырый торган сүзләргә охшаган иде.
Концерт бер тында үтте. Безнең ир-атларга котлаулар белән директор В.А.Дәүлиева мөрәҗәгать итте, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
Без күңелле минутлар өчен әлеге концертны әзерләгән бар кешегә рәхмәтле: педагог-оештыручы Г.В.Григорьевага, Т.В.Акатьевага, С.П.Козинга, И.Н.Гордеевка һәм, әлбәттә, безнең балаларга.