Музей кунаклары – Республика “Хәтер маршы”

2018 елның 3 марты, шимбә

2 мартта, республика Хәтер Маршының эзләү отрядлары Сугышчан Дан музееның һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее кунаклары булдылар. Аның составына Лаеш муниципаль районының Рождествено авылы “Пламя” хәрби-патриотик клубы, Казан шәһәренең 139нчы гимназиясенең “Кар десанты” һәм “Звездный” отряды керә.

Экскурсия барышында балалар безнең Ватаныбызның героик үткәне, Бөек Ватан сугышы чорындагы предметлар һәм материаллар, Лаеш ягы тарихы, район һәм шәһәр тормышы белән таныштылар, бөек шагыйрь Г.Р.Державин тормышы һәм иҗаты турындагы залда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International