Бүген, 6 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре “25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе” МБОУ укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы Геройларының батырлыгы һәм бүләкләре турында сөйләделәр. Балаларга солдатларның патриотик характердагы дулкынландыргыч фронт хатлары укылды. Алар Җиңүгә, киләчәккә ышаныч белән язылган.
Укучылар “Фронттан хат”, “Кызыл Йолдыз” осталык сәгатьләрендә катнашып, кызыксынып өч почмаклы хатлар, йолдызлар – оригами ясадылар.