Кече Елга авылының халык театры яңа премьера тәкъдим итте

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Кече Елга авыл мәдәният йортында премьера булды. Авылның халык театры тамашачы хөкеменә «Уч төбендә өч егет" спектаклен тәкъдим итте. Ул язучы Данил Салиховның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Премьераны карарга хатыны белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Язучылар берлеге рәисе, әсәр авторы Данил Салихов та килде. Шуны әйтергә кирәк, бу халык театрының репертуарында инде 34нче спектакль.

Премьерадан соң район башлыгы Михаил Афанасьев Данил Салихов һәм актерларга бик яхшы эшләре һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерде. Ә автор тамашачыларга автографы белән китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International