Ана капиталыннан айлык түләү

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Керемнәре аз булган гаиләләр (гаиләдәге бер кешегә 13713 сумнан кимрәк), икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта ана капиталыннан ай саен түләү алу хокукы алдылар. Түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акчалар бу вакыттан соң үткән барлык айларга бирелә. Гаризаны 6 айдан соң биргәндә түләү  мөрәҗәгать иткән көннән соң гына билгеләнә.

Татарстан Республикасында ана капиталыннан түләү күләме 8490 сум тәшкил итә. Шуны истә тотарга кирәк, айлык түләү бер елга билгеләнә һәм шул вакыт үткәннән соң гаиләгә яңадан шгариза бирергә кирәк.

Гаиләнең ана капиталыннан айлык түләү алырга хакы бармы икәнен белү өчен махсус калькулятор ярдәмендә Россия Пенсия фонды сайтында белергә була.

Пенсия фондының район идарәсе

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 2-52-41, 2-52-07, 074.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International