Бүген Пүрәүдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Галиева Нәгыймә хәбибулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Нәгыймә Хәбибулловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде. Аңа шулай ук Пәрәү башкарма комитетыннан бүләкләр дә тапшырылды.
Нәгыймә Галиеваның дүрт баласы бар, ул тугыз оныгы һәм тугыз оныкчыгының яраткан әбисе.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте