Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Письма военных лет 1941-1945 гг.» исемле күргәзмә ачылды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Письма военных лет 1941-1945 гг.» исемле күчмә фотокүргәзмә ачылды. Аңа беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова белән бергә Лаеш шәһәренең 2 мәктәбе укучылары килде. Борис Кириллович укучыларга сугыш еллары, үтелгән сынаулар, солдатларның героизмы, Ватанга мәхәббәтләре һәм патриотизмнары турында сөйләде, ә Татьяна Борһанова укучыларны сугыш геройларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә, алар биргән корбаннарны якты киләчәк өчен тарихны сакларга чакырды. Аннан соң музей директоры Фәридә Мортазина андагыларны күргәзмә экспозициясе белән таныштырды.

Хөрмәтле лаешлылар! Теләге булган һәркем «Письма военных лет 1941-1945 гг.» күргәзмәгә килә ала. Ишекләр һәрчак ачык!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International