Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде

2018 елның 7 апреле, шимбә

“Хәерби” ЧҖҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча район семинар-киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. КФХ, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар җитәкчеләре авыл хуҗалыгы технткасының һәм гомумән үз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында доклад ясадылар. Мәсәлән, аграрийлар орлыклар бар, техника әзер, ягулык белән тәэмин итү буенча бераз мәсьәләләр бар, әмма бу мәсьәлә хәл итәрлек булуны хәбәр иттеләр, чөнки ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарфыннан әлеге мәсьәлә буенча ярдәм күрсәтелә. Михаил Афанасьев язгы кыр эшләрен, Лаеш районында ел саен эшләнгәнчә, тиешле дәрәҗәдә үткәрү кирәклеген билгеләп үтте. “Әгәр сезнең кичектергесез төстә хәл итүне тәлап итүче проблемаларыгыз яки мәсьәләләрегез бар икән, яшермәгез, әйтегез, без аларны һичшиксез хәл итәрбез. Районның азык-төлек белән тәэмин ителүе сезнең белән безнең нәтиҗәле һәм бергәләп килешеп эшләүгә бәйле. Техника язгы кыр эшләренә әзер, хәзер бар хуҗалыкларда да орлык һәм кырга чыга өчен ягулык булу мөһим”, - дип йомгак ясады район башлыгы.

 ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International