Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбенә Советлар Союзы Герое Борис Кирилллович Кузнецов исеме биреләчәк

2018 елның 14 апреле, шимбә

Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә “Батырлык дәресе”. Аңа район башлыгы Михаил Афанасьев һәм хатыны Әлфия Солтановна белән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов килде. Чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында Җиңүнең якынлашып килүче 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Мәктәпнең актлар залына укучылар, «Юнармия» хәрәкәте һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә катнашучылар җыелды. Алар кунакларны сәламләделәр, батырлыкка һәм Ватанны яратуга багышланган музыкаль һәм әдәби номерлар башкардылар, шулай ук тематик флешмоб үткәрделәр. Алга таба Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов сүз алды. Ул үз иленә карата үзенчәлекле мөнәсәбәт белән аерылып торучы һәм геройлар истәлеген хөрмәт итүче яшьләр арасында булуына шат булуын билгеләп үтте. “Көрәшегез, тормышта безнең кебек җиңүчеләр булыгыз. Мин сезнең Ватаныбызның лаеклы уллары булуыгызга ышанам”, - диде Борис Кузнецов.

Михаил Афанасьев сүзләре буенча, фронтка залда утырган укучылар яшендәге малайлар һәм кызлар киткән. “Укыр, яшьтәшләре белән аралашыр һәм яшәр урынга алар Ватан өчен сугышканнар. Аларның язмышы – батырлык һәм кыюлык энциклопедиясе. Борис Кириллович Кузнецов Советлар Союзы Герое исемен 17 яшендә ала. Лаеш районСоветының отчет сессиясендә 2нче мәктәпкә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемен бирү турында карар кабул ителде. Без яшьләребез патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләнер дип өметләнәбез”, - диде район башлыгы.

Аннан соң укучылар Борис Кузнецовка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара азагында бар зал «Катюша» җырын җырлады.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International