Шашлык өчен мангал: ничек сайларга һәм кимчелекләре ачыкланганда нишләргә?

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бүген базарда саф һавада ял итү, кәеф-сафа кору өчен бик күп җиһаз-җайланмалар тәкъдим ителә. Сүтеп җыелмалы җыйнак кына “мич”ләрдән алып, тимердән чүкеп ясалган зур барбекю-комплексларга кадәр – ниндиләре генә юк! Мондый җайланмалар шактый ук кыйммәт. Әмма бәяле булулары файдалану өчен бик тә уңайлы булып чыгасын һәм хуҗасына озак хезмәт итәсен аңлатмый әле. Мангал сайлап алу – җиңел генә эш түгел. Без аның нинди материалдан эшләнгәнлеген, үлчәмнәрен, конструкциясен исәпкә алырга тиешбез. Мангалның материалы сәламәтлегебез өчен ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын, хезмәт итү срогын, бәясен һәм уңайлылыгын билгели.

Сайлаганда, иң элек мангалның нинди материалдан эшләнгәнлеген белү мөһим.

Чуеннан эшләнгән мангал классик модель булып санала. Аның үзенчәлекләре: тиз кыза, җылылыкны озак саклый, файдалану срогы гаять зур – 100 елга кадәр. Кимчелекләре: бик авыр һәм кыйммәт.

Кирпечтән эшләнгән мангал. Монысын бик теләсәң дә күчереп йөртеп булмый, шактый ук зур күләмле. Кирпеч мангалның өстенлекләре: җылылыкны бик сыйфатлы һәм озак саклый, эссегә яки суыкка, кар-яңгырга бирешми, карап торышка матур, артык кыйммәт түгел, өстәвенә материалны җыюның бернинди дә авырлыгы юк.

Тутыкмый торган корыч. Тутыкмый торган корычтан эшләнгән моделе иң элек акчаны кысып тотучылар өчен бик кулай. Тик арзан торуы – аның бердәнбер өстенлеге. Кимчелекләре: стеналарының юкалыгы, даими кызудан формасының үзгәрүе, хезмәт итү срогының аз булуы.

Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта, җыйнак һәм сүтеп җыелмалы булуы сәбәпле, нәкъ менә корыч мангалларга ихтыяҗ зур.

Бакчачыларның күбесе сүтеп җыелмалы конструкцияләргә өстенлек бирә: чөнки сезон тәмамланганнан соң җайланманы җыеп, ышанычлы урынга саклауга куярга була. Бу очракта барбекюның гадирәк төзелешлесен, шампурлар өчен элмәкләр һәм кыстыргычлары күздә тотылмаганын сайлап алу әйбәт. Югыйсә еш җыю-сүтү аркасында алар бик тиз сафтан чыгачак.

Мангал стенасының биеклегенә килгәндә, төрле фикерләрне ишетергә туры килә. Шулай да, шашлык өчен мангал шактый ук биек булырга тиеш, дигән фикер дөресрәк. Шашлыкны әйбәтләп әзерләү, шул ук вакытта ягулыкны да күп тотмау мөмкинлеге бирердәй биеклек – 13-14 сантиметр чамасы. Иң кулай үлчәм бу. Шуңа күрә шуны сайлап алу киңәш ителә дә. Мангал стенасының биеклеге 18-20 сантиметр булганда, күмер күп кирәк. Юкса шашлык “каклаган” ит кебегрәк килеп чыгачак.

Шулай итеп, иң уңайлы мангал сатып алдык ди. Хәзер инде аннан файдаланасы – тәмледән-тәмле шашлыклар һәм күмер өстендә әзерләнелә торган башка төрле сыйлар гына пешерәсе кала. Әмма мангал сыйфатсыз булып чыкса: начар җылытса, әйбәт җыелмаса яки сүтелми җәфаласа? Бу очракта нишләргә?

 

Сыйфатсыз товар сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: кулланучы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, сатучы бу хакта алдан кисәтеп куймаганда, үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен сайлап алуга хокуклы:

• шундый ук товарга (шундый ук сорттагы) алыштыруны таләп итү;

• сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка сорттагы шундый ук товарга алыштыруны таләп итү;

• сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итү;

• товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан чыгымнарны каплауны таләп итү;

• сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм шушы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү.

Кулланучы сатучы таләбе белән һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.

Сатучы законда билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тарткан очракта язмача претензия язарга кирәк. Претензиядә хокукларыгыз һәм таләбегезнең ни рәвешле санга сугылмавы турында бәян итү шарт.

Претензия ике нөсхәдә тутырыла: бер нөсхәсе оешмага тапшырыла, икенче нөсхәсендә оешма хезмәткәре претензияне кабул итү датасын һәм имзасын куярга тиеш. Претензияне шулай ук почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление һәм конверт эчендәге документлар исемлеге белән) җибәрергә мөмкин.

Сатып алынган товарыгыз уңышлы булып чыксын һәм җәйләрегез күңелле узсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International