Сандалийның төсе ошамый...

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Сорау: Кызыма (6 яшьлек) балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен кибеттән җәйге аяк киеме алдык. Әмма өйгә кайткач, сандалийның бәйрәм өчен махсус тектерелгән бик тә купшы күлмәк төсенә туры килмәвен күреп аптырашта калдык. Кибеттә күлмәкнекенә охшашрак төстәгесе дә бар иде югыйсә, әмма без нигәдер зөбәрҗәт төстәгесен түгел, ә ачык яшелен сайлап алганбыз. Шуңа күрә янә кибеткә юл тотарга туры килде. Әмма сатучы сандалийны башкасына алыштырудан катгый төстә баш тартты. Кызым елый, ни эшләргә белгән юк!

Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруга хокуклы. Кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштыруга хокуклы.

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар кулланылышта булмаганда, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда, шулай ук товар чегы яки әлеге товарга түләгәнлекне раслаган башка төрле документ булганда гына башкасына алыштырыла. Кулланучының товар чегына яки товар өчен түләгәнлекне раслаган башка документка ия булмавы аны шаһит күрсәтмәләренә таянудан мәхрүм итми.

Сатучы закон нигезендә билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тартканда, язмача претензия язарга кирәк. Претензиядә хокукларыгызны бозу хәлләрен һәм таләпләрегезне бәян итү шарт.

Претензия ике нөсхәдә тутырыла: претензиянең бер нөсхәсе оешмага тапшырыла, икенче нөсхәсендә оешма хезмәткәре товарны кабул итеп алу датасын һәм имзасын куя. Претензияне шулай ук почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление һәм конверт эчендәге документлар исемлеге белән) тапшырырга була.

Бәйрәмегез күңелле узсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International