Рождествено мәктәбе базасында башлангыч сыйныфлар укучылары арасында (4 сыйныф) “Ел укучысы-2018” район конкурсы тәмамланды. Конкурс 2 этапта үткәрелде. Аның беренчесендә районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 15 укучы катнашты. Икенче этапка иң көчле 5 укучы сайлап алынды: Столбище мәктәбе - Дана Трошина, 1 нче гимназия - Булат Вәлиуллин, Олы Кабан мәктәбе - Богдан Дмитриев, Кече Елга мәктәбе - Зарина Кашапова и Лаешның 3 мәктәбе - Миләүшә Шәмсетдинова. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Столбище мәктәбеннән Дана Трошина абсолют җиңүче булды. Барлык катнашучылар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте