Лаеш районы авыл хуҗалыгының ике кулланучылар коллективы гомуми суммасы 60 миллион сумга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән расланган “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерү” ведомство максатчан программасы буенча грантлар бирү өчен гаризаларны конкурслы сайлап алуга йомгак ясалды.

Әлеге конкурсның 8 җиңүчесенең икесе – Лаеш районы кооперативлары – “Кәүсәр” (Никольский авылы, җитәкчесе Руслан Нигъмәтҗанов) һәм “Авант” (Мирәтәк авылы, җитәкчесе Роза Исхакова). Алар үзләренең авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә гомуми суммасы 60 миллионга грант алуга дәгъва итәләр.

Конкурс сайлап алуында катнашуга 13 гариза теркәлгән иде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International