Лаешта Сабантуй үтте

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

16 июньдә Лаеш шәһәренең Ак тауларында татар милли бәйрәме Сабантуй булды. Район халкына сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина мөрәҗәгать итте. “Татар милли бәйрәме Сабантуй Россия халкының берләшүенә һәм хөрмәтле мөнәсәбәттә булуларына ярдәм итә. Бу безнең бердәмлекне, дуслыкны безне уртак тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм йолалар бәйли торган нык элемтәләрне күрсәтү өчен тагын бер сәбәп”, - диде Михаил Афанасьев. Ул шулай ук район хуҗалыкларының чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуын һәм яхшы уңыш көтелүен билгеләде. Гүзәл Удачина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укыды. Аннан соң уңган авыл хезмәтчәннәрен һәм чәчү батырларын бүләкләү булды.

Бәйрәм мәйданчыкларында теләге булганнар гадәтиспорт ярышларында ярыштылар: гер күтәрү, йомырка белән йөгерү, турникта күтәрелү, сулы чиләк белән ярышу, капчыклар белән сугышу, ә мәйданда көрәшчеләр милли көрәштә көч сынашты. Сәхнәдән лаешлыларны бәйрәм белән татар эстрадасының билгеле артистлары – Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Вил Усманов, Радик Шәрипҗанов һәм “Казан” бию ансамбле котлады.

Сабантуйда АКШтан «National Geographic» телеканалының төшерү төркеме дә эшләде. Ул Казанда футбол буенча чемпионат матчлары алдыннан күрсәтү өчен таныштыру фильмы әзерли.

Лаеш Сабантуеның абсолют батыры “Лаеш урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Руслан Газизуллинга тәкә һәм ике камералы суыткыч тапшырдылар.

ТР Лаеш тайоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International