Лаеш районының Столбище авылында дөнья масштабындагы күңел ачу паркы барлыкка килергә мөмкин

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Лаеш районына эш визиты белән Төркия делегациясе килде. Аның составына «Гюрсой групп» компаниясе идарәсе әгъзасы Фатих Гюрсой, «Кальон холдинг»ның үсеш буенча директоры Салих Левент Качар, «Танрыверди холдинг» компаниясе идарәсе әгъзасы Джелал Зинзаде керә. Аларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды, кунакларны ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов озатып йөрде.

Төрек эшмәкәрләре Татарстанга төбәкнең инвестицион потенциалы белән танышырга килгәннәр, ә 10 августта аларның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары планлаштырыла. Кунаклар инде ТРның инвестицион үсеш агентлыгында, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында кирәкле сөйләшүләр үткәрделәр.

Төрек инвесторлары Лаеш районында Столбище авылында урнашкан Смарт-ситиның җир участокларын карадылар. Район территориясен алар үз проектларын – тематик паркны тормышка ашыру мәйданчыгы буларак бәялиләр. Мондый үзәк Истанбул шәһәрендә «Isfanbul» исеме астында эшли.

2016 елда «Isfanbul» тематик паркы Европаның 800 тематик паркы арасыннан «European Star Award»та паркларның Топ-10 арасына керде.

Территориянең мөмкинлекләре белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев таныштырды. Ул инвесторларга мәйданчыкның потенциалы турында сөйләде. Моңа «Аэрокэспресса» тимер юл линиясенең, “Казан” халыкара аэропортының, ”Россия почтасы” логистик үзәгенең, Казан-Оренбург трассасының, Татарстан башкаласы – Казан шәһәренең якын урнашу, шулай ук  «Казань ЭКСПО» күргәзмәләр үзәге төзелү этәргеч бирә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International