Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә  коррупциягә каршы тору буенча эшне  координацияләү комиссиясе киңәшмәсе үтте.

Мәгариф өлкәсендә коррупция күренешләре барлыкка килүне булдырмау буенча чаралар оештыру һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратны кыскарту буенча күрелгән чаралар һәм коррупцион хокук бозуларны булдырмау турында район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лия Хөсәенова сөйләде.

Бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга контрольне камилләштерү һәм көчәйтү буенча районның Контроль-исәп палатасы рәисе Николай Федонин доклад белән чыгыш ясады.

Район башлыгы ярдәмчесе Фатыйма Сакаева антикоррупцион мониторинг нәтиҗәләре турында сөйләде.

Михаил Афанасьев тормыш тәэмин итүче хезмәтләр җитәкчеләренә халык белән әдәпле аралашырга һәм барлыкка килүче сорауларны аңлатырга, ә дин әһелләренә кешеләр белән антикоррупцион темаларга әңгәмәләр үткәрергә кирәклеген билгеләде. Аның сүзләре буенча, мәгълүмат җиткерү ягыннан ММЧның нәтиҗәле эше дә мөһим.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International