1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
Бүгенге көндә Лаеш районында мондый түләүне 4 меңнән артык федераль льготник ала, шул исәптән инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны, Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм башка гражданнарны да кертеп.
Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: НСУ алу хокукына ия федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.