12 апрельдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның «Рябинка» балалар бакчасы балалары өчен Космонавтика көненә багышланган «С Незнайкой в космос» күчмә чара үткәрделәр. Балаларга танып-белү-күңел ачу формасында космос, кояш системасы планеталары һәм беренче космонавтлар турында мәгълүмат бирелде. Балалар бик теләп мавыктыргыч викторинада катнаштылар, мозаика-ракета җыйдылар һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.