Казан дәүләт аграр университетында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының кара-каршы (очный) этабы үтте

2019 елның 17 мае, җомга

 

16 майда Казанда АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының кара-каршы (очный) төбәк этабын тантаналы ябу булды, ул Казан дәүләт Аграр университеты базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә үтте.

Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь крае һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты. Ике көн дәвамында укучылар уку-демонстратив мәйданчыкларда, университетның компьютер классларында һәм лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос и АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш үткәрделәр.

Авыл хуҗалыгына санлы технологияләр кертү һәм роботлаштыру, беспилотниклардан файдалану, космик һәм метеотехнологияләр куллануның актуаль проблемалары буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

Финал ике шәһәрдә үтәчәк: Белгород һәм Әлмәттә 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр. Финал этабында җиңүчеләр «Золотая осень-2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге һәм кыйммәтле призлар алачаклар.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International