Бүген Казан шәһәренең “Әкият” курчак театрында II Республика яшьләр чиксез талантлар фестивале финалистларын бүләкләү булды. Лаеш районыннан анда фестиваль финалисты Анисимов Александр катнашты. Александрны әзерләү белән Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм педагог Григорьева Галина Викторовна шөгыльләнде. Александрны котлыйбыз һәм аңа киләчәктә иҗади уңышлар телибез!