Бүген Лаеш муниципаль районыннан 10 бала җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында сәламәтләнү өчен Казан шәһәренең «Крутушка» санаториена китте. Документлар җыюда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән берлектә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ярдәм итте.
Балаларга яхшы ял һәм вакытларын онытылмаслык итеп үткәрүләрен телибез!