19 сентябрь көнне, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее кунаклары итеп Никольский урта мәктәбе укучылары чакырылган иде. Алар өчен музей буенча интерактив уеннар белән мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Аннан соң балаларны төрле интеллектуаль биремнәр һәм хәрәкәтчән уеннар үтәлеше белән «музей фейерверкы» күңел ачу-танып белү чарасы көтте. Укучылар мастер-класста актив катнаштылар.