24 гыйнварга һава торышы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең оператив фаразлары буенча, 2020 елның 23 гыйнварында 18 сәгатьтән 24 гыйнварга кадәр аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар, көндез явым - төшемсез. Җил көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -8 -10 градус, аязганда -13 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -5 -7 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International