Илдус Зарипов бүген аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов район башлыгы урынбасары, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район уку йортлары директорлары, белгечләр катнашында киңәшмә үткәрде.

Райондагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров сөйләде. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Карпова коронавирус йогышын профилактикалау буенча кирәкле чаралар турында доклад белән чыгыш ясады. Лаеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына инвентаризация үткәрү, су объектларын исәпкә алу буенча эше турында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Андрей Масленников сөйләде. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Олег Емелин коммуналь инфраструктура объектларына концессион килешүләр төзү тәртибе турында сөйләде. Шулай ук «сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ директоры Рамил Яруллинның чыгышы тыңланды.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International