ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Алтын ачкычлар” музей дәресе үткәрделәр. Чарада балалар һөнәрләр һәм үзеңә һөнәр сайлау кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар. Профориентациягә багышланган мини-күргәзмә оештырылды, материалны ныгыту уен формасында алып барылды.  

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре интернат-мәктәпнең инвалид балалары һәм Лаешның 2нче мәктәбенең 3 “а” сыйныфы укучылары өчен Валентин Катаев тууга 120 ел тулуга багышланган "Лети, лети лепесток" әдәби уены үткәрделәр. Китапханәче белән бергә балалар Валентин Катаев тормышын һәм иҗатын искә төшерделәр. 

Әйдәгез, Лаеш районын яклыйк! http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm ссылкасы буенча кереп Лаеш шәһәренең Үзәк чыршысы өчен тавыш бирегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International