ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Әни – һәркем өчен иң якын, кадерле сүз. Бала өчен әнидән дә якын беркем дә юк. Шуңа күрә әниләргә һәм әбиләргә багышланган бәйрәмнәр Лаешның тернәкләндәрү үзәгендә иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Учреждение педагоглары бәйрәм программасын балаларда да, әти-әниләрдә дә мөмкин булганча күбрәк якты һәм онытылмаслык тәэсирләр калырлык итеп төзергә тырышалар.

2017 елның 1-5 мартында Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында ТР укучыларының өстәл теннисы буенча XI спартакиадасы исәбенә Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ярышларда Лаеш районыннан 1нче гимназия, Лаешның 2нче мәктәбе, Имәнкискә һәм Урта Девятово мәктәпләре укучылары катнашты. Алар белән Худайдатова Маргарита Хадыевна шөгыльләнә. Спартакиада нәтиҗәләре буенча Лаеш районы командасы 10нчы гомумкоманда урыны алды.

Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Анастасия Сергеева һәм “Кама ягы” газетасы хәбәрчесе Александр Воржецов ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының видеоконференция режимында “Татарстан Республикасының “Sport.tatar.ru” мәгълүмати спорт порталын эшләтеп җибәрү турында” темасына брифингында катнаштылар. Татарстан Республикасының спорт порталы – министрлыкның флагман проекты, ул үз ягыннан үзенчәлекле булып тора. Портал барлык дәүләт һәм муниципаль спорт мәктәпләрен һәм спорт объектларын бер уңайлы интерфейска берләштерә.

9 мартта “Эхо Москвы в Казани” радиосының туры эфирында ”Персонально Ваш” программасында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева яз һәм дача сезоны алдыннан “Дача амнистиясе” буенча күчемсез милекне теркәүдә 2017 елда килеп чыккан үзгәрешләр турында сөйләячәк һәм радио тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International