ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

20 мартта Урта Девятово авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы кысаларында яшь китап укучылар өчен “Язгы карусель” әдәби-уен программасы үткәрелде. Балалар атналыкны бәйрәм итү тарихы белән таныштылар, аннан соң китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

Шулай туры килде, бу айда тернәкләндерү курсы узучы тәрбияләнүче Валерий Н.ның туган көне нәкъ бүген. Учреждение хезмәткәрләре аның өчен бүләк тапшыру белән бергә бәйрәмчә-котлау программасы әзерләп кенә калмадылар, ә балаларга якын кешеңә бүләкне ничек дөрес сайларга һәм ничек итеп бүләк итәргә, ничек итеп бәйрәм кәефе булдырырга һәм хәтта бәйрәмгә өстәлне ничек бизәргә икәнлеге турында да сөйләделәр.

“Минем мөмкинлекләрем, минем сайлаган юлым – тулы һәм тигез хокуклы тормыш” - Лаешның тернәкләндерү үзәгендә әти-әниләр өчен Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган мәгълүмати әңгәмә шундый исем астында үтте.

18 мартта Ташкирмән мәктәбенең “Көмеш” фольклор ансамбле “Без бергә” республика фестиваленең район этабында катнашты. Афәрин!

18 мартта Комлы Ковали мәктәбе укучылары халык сәнгатенең “Без бергә!” республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабында вокал һәм Мода театры номинацияләрендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International