ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Бердәмроссиялеләрнең Татарстан төбәк башкарма комитеты һәм “Вверх” порталы РФ Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарны онлайн-кабул итүе сериясен дәвам итәләр. Дүшәмбе, 27 мартта 13 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров онлайн-кабул итү үткәрә.

Аңа сорауларны онлайн-режимда да бирергә була. Кабул итүнең онлайн-трансляциясе 27 мартта 13 сәгатьтән башлап “Вверх” порталында (vverh-tatarstan.ru) “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ЛТЭТ студентларыннан торган “Дорогою добра” волонтерлык отряды белән бергә 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Без сәламәт тормыш рәвеше яклы” акциясе үткәрелде.

Республика семинарында ЛФК инструктор-методисты Дмитрий Белоусов “Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны тернәкләндерүдә Гросс, “Имитрон” җайланмаларын, РАЙДЕР тренажерын куллану” осталык сәгате күрсәтте. Әлеге чыгыш инвалид балаларны социаль тернәкләндерү белән шөгыльләнүче белгечләрнең югары бәясен алды.

Мәктәп укучылары каникул көннәрендә интерактив биремнәр үтиләр. Алар гадәти дәреслек белән берлектә яхшы нәтиҗәләр бирәләр, дәрестә укытуны индивидуальләштерү дәрәҗәсен күтәрәләр һәм укучыларга белем алуга стимул бирәләр. Биремнәр игътибарны, логиканы, киңлектә күзаллауны яхшырта, гадәти кысалардан киңрәк фикер йөртергә өйрәтә.

Ташкирмән мәктәбендә мәктәпне тәмамлаганнар һәм 9 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча дусларча очрашу булды. Укучыларның җитәкчесе – физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Һиндстаннан инвестор Амрендра Кумар белән очрашты. Ул аңа үзенең инвестация проекты өчен Лаеш районы территориясен карарга тәкъдим итте. Михаил Афанасьев район хакимиятенең бар яктан ярдәм күрсәтергә әзерлегенә ышандырды һәм Һиндстаннан эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекнең перспективалы булуын билгеләде.

23 мартта район башлыгы Михаил Афанасьев Ростов өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты. Яклар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кунаклар аграр хуҗалыкның эш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International