ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшьләр китабы атнасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбе 3 сыйныф укучылары өчен К.И.Чуковский тууның 135 еллыгына багышланган  «В гостях у дедушки Корнея» квест-уены үткәрделәр. Китапханә фойесында балаларны Мойдодыр һәм Муха-Цокотуха – язучының шул исемдәге әкиятләре геройлары “каршылады”. Чара кысаларында балалар «Великан по имени Чукоша»,  «Именины Мухи-Цокотухи», «Айболит и все-все-все», «Мойдодыр», «Сказки дедушки Корнея» һәм башка станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Әлеге сәяхәт дәвамында алар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, мультимедиа викторина сорауларына җавап бирделәр һәм язучы әкиятләре буенча биремнәр үтәделәр. Мәсәлән, «Айболит и все-все-все» станциясендә балаларны шул исемдәге әкиятнең төп герое каршылады һәм алар белән уен үткәреп, тасвирлау буенча геройларны танырга тәкъдим итте. Һәр дөрес җавап өчен балаларга жетоннар таратылды. Чара азагында жетоннарны күп җыйган балалар «Лучшему Чуковсковеду» медальләре белән бүләкләнде. «Сказки дедушки Корнея» балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International