Биектауда 8 апрельдә республиканың авыл районнары арасында шашка буенча ТР чемпионаты төгәлләнде.
Ярышларда 25 команда катнашты. Һәр команданың составы – 4 кеше, шул исәптән 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз. Лаеш районы данын Шәрәпов Рәшит, Жантимиров Амамбай, Шәрифуллин Фәрит һәм Шәрифуллина Гүзәлия яклады. Алар мөмкин булган 36 очкодан 19,5 не җыеп 7 нче гомумкоманда урынны яуладылар.
Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1нче гимназиянең 4 “а” һәм 3 “б” сыйныфлары укучылары өчен "Я здоровье берегу - сам себе я помогу" сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ”эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Утырыш Санкт-Петербург шәһәре метросында теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алып бер минут тын торудан башланды.