Ел саен 14 июнь – бөтендөнья кан доноры көне. Әлеге дата Россиядә бик билгеле түгел, әмма кеше өчен әһәмияте буенча иң мөһиме булып тора. “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән кан һәм плазма тапшыруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Чөнки донорның изге миссиясе – ул башка кеше гомерен һәм сәламәтлеген коткару.
14 июньдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Комлы Ковали мәктәбе укучылары булды. Укучылар Лаеш ягы тарихы белән таныштылар һәм «Мозаичное плетение» о сталык сәгатендә обереглар бәйләргә өйрәнделәр. Шулай ук программага Сугышчан Дан музеена бару да кергән иде.