17 июньдә РФның авыл хуҗалыгы министры урынбасары – балык тоту буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Лаеш районында булды.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрелде. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев сөйләде.