ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар һәм яңа казанышлар телим!

Лаешның яңа кешесе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов беренче тапкыр “Кама диңгезе”нең балык ресурсларын тикшерергә чыкты.

 

Бүген полицейскийлар РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлегенең 2017 елның 12 ае өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Коллегиядә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдерахманов катнашты.

Тыюлыклар һәм милли парклар көненә Орел авылы китапханәсендә мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар «Тыюлык», «Милли парк», «Кызыл китап» сүзләренең мәгънәсен белделәр. Китапханәче балаларга кыргый табигатьне саклау үзәге инициативасы белән беренче тапкыр 1997 елның 11 гыйнварында үткәрелгән бәйрәм тарихы турында сөйләде. Аннан соң балалар хайваннар һәм табигать турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм хайваннар турында табышмакларга җавап бирделәр.

Шарль Перро юбилеен бәйрәм итү кысаларында Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Кәримова Роза мәктәптә "Чудесное волшебство сказок Ш.Перро" дигән әдәби сәяхәт үткәрде.

Составына Лаеш районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов булган команда Урал тайгасы буйлап 134 км озын юл үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International