ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 1 февралендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Циома Владимир Николаевич түбәндәге адрес буенча гражданнар кабул итәчәк: Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 39 йорт (администрация бинасы). Алдан язылу 8(84365)32884, 8(84365)32880, 8(843)2217414 телефоннары аша.

Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Лаеш районына килде. Ул башта Лаеш шәһәрендә гражданнар кабул итте, аннан соң районның социаль өлкәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Россия почтасы” логистик почта үзәге төзү буенча проектны тормышка ашыруга өлеш керткән өчен Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкне ЛПЦны эшләтеп җибәрү тантанасы вакытында РФ элемтә министры Николай Никифоров тапшырды.

Бүген Лаеш районында “Россия почтасы”ның логистик үзәге эшләтеп җибәрелде. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, “Россия почтасы”ның генераль директоры Николай Подгузов, Россия ФТСы җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International