Изге Валентин көне, яки Гашыйклар көне – 14 февральдә бар дөньяда күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Аны бәйрәм итүчеләр сөйгәннәренә һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар, һава шарлары һәм шигырьләр, мәхәббәт аңлату һәм мәхәт теләүләр язылган үзенчәлекле открыткалар (еш кына йөрәк формасында) – “валентинкалар” бүләк итәләр.